Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә "Буыннар бәйләнеше" арт-проекты

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

      2017 елның декабрендә Рәсәйнең ГХАТ органнарына 100 ел тулуы билгеләп үтелә.  Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә, юбилей дата кысаларында, төрле чаралар планлаштырылган.

     30 мартта Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы мәктәпләре укучылары өчен,  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган, "Буыннар бәйләнеше" арт-проекты башланып китә.

     Ветераннарга карата патриотик рух тәрбияләү буенча, иң якты, матур эшләр никахлашу Сараеның күргәзмәсендә урын табачаклар.

     "Буыннар бәйләнеше" арт-проекты Түбән Кама муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү Идарәсе ярдәмендә узачак. Бу чаралар  рухи мәдәниятне һәм тарихи хәтерне саклап калуга, рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, ил өчен горурлану хисләрен уятуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International