Алтын Һәм бриллиант юбилярларны билгеләп үтү

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

 Мамадыш муниципаль  районында 2017 нче елгы алтын  Һәм бриллиант юбилярларны  билгеләп үтү өчен зур әзерлек бара. Бу бәйрәмдә район башлыгы Анатолий Иванов катнашачак.

 Бу бәйрәмне оештыру эшләре сораулары буенча бүген администрация залында  ГХАТ, социаль  яклау, культура, мәгариф  бүлеге,  музей, библиотека , редакция җитәкчеләре катнашында җыелыш узды.  Бөтен эшләр бүленде.

 Район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Сабирҗанов бәйрәмнең матур һәм оешкан төстә узачагына ышанычын белдерде.

 Быел районда 36 пар алтын, 12 пар бриллиант, 55 ел бергә яшәүчеләр – 24 пар тәшкил итә.

 Бәйрәм район мәдәният йортында 15 нче майда – гаилә көнендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International