“Ак җилкән“ таныштыру, кавыштыру клубының чираттагы утырышы 23 мартта Зур Күккүз мәдәният йортында узды. Биредә Әҗем, Әлмәндәр, Борнаш, Барыш, Кече Күккүз, Чурибураш, Идрәз, Йомралы авылының яшьләре, насыйп ярын табарга өлгермәгән егет-кызлары катнашты. Очрашу бик җанлы барды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре аны җыр-биюләр белән бәйләп алып бардылар. Яшьләр үзләре дә сынатмады. Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде.