Аны әлеге бәйрәме белән районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе, Теләче авыл җирлеге башлыгы, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе тәбрикләделәр һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар.
Вәракия әби чордашларының яшьлекләре бик авыр вакытларга туры килгән.
Айдар авылында Бахаветдин абый һәм Мәрфуга апа гаиләсендә 15 нче бала булып дөньяга килә ул. Әнисе авырып китә, яңа гына туган сабыйны күкрәк сөте белән тукландырырлык хәле дә булмый.
Әтисе Бахаветдин абый бердән-бер сыерларын көтүгә кумыйча үзе печән алып кайтып тора, кызлары Вәкария җылый башласа шунда ук абзарга чыгып бер чокыр сөт савып алып кереп җылы сөт эчертә торган була.
Бәхеткә, әнисе терелә, кыз да исән кала, башка яшьтәшләре белән бергә уйнап көннәрен үткәрә. Бәхетле балачакны өзеп Бөек Ватан сугышы башлана. Яңа буй җитеп килүче үсмер кыз сукачы (плугарь) булып күмәк хуҗалыкта эшли башлый.
1946 елның август аенда Теләчедәге кибеткә эшкә куялар аны. Теләче-Айдар арасы 20 чакрым, көн саен шул юлны үтеп йөрергә кирәк.
Сәгыйть исемле егет белән тормышын бәйли Вәракия апа. Кызганыч, Сәгыйть абый күп еллар элек вафат булган. Сәгыйть абый белән Вәракия апаның балалары да булмаган.
Хәзер Вәракия әби Теләчедә бер үзе гомер итә. Социаль яклау бүлеге хезмәткәре Сәрия ханым тәрбияләп тора аны.