Мингаҗетдинова Рокыя Солтангали кызының 90-яшьлек юбилее

2017 елның 25 марты, шимбә

Сарман районы Иске Кәшер авылында яшәүче Мингаҗетдинова Рокыя Солтангали кызы үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 Тыл һәм хезмәт ветераны Рокыя апа Сарман районы Бикәсаз авылында туа.  Яшьлек чоры дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Тормыш  иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Аны гомер бәйрәме белән район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары тәбрикләделәр. Рокыя апага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның  котлау хаты, район башлыгының  истәлекле бүләге тапшырылды.  Рокыя апага ныклы сәламәтлек, балаларының игелеген күреп яшәвен  телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International