Туксан яшь тулды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Спас районы  Болгар шәһәрендә яшәүче  Екатерина Платовага  шушы көннәрдә туксан яшь тулды.

Ветеранны юбилее белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре җылы котлады. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International