Азнакай шәһәренең ГХАТ бүлегендә 100 бала булып Вәлиева Диләрә Азат кызы теркәлде. Тантаналы шартларда баланың ата-анасына Азат Хазип улына һәм Альбина Рәшит кызына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бу бәйрәмдә башкарма комитет җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, оешма коллективлары, туганнары һәм якыннары катнашты.