ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2017 ел
шимбә

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Кошларны язын каршылыйбыз" исемендәге акция узды. Акция кысаларында яшь парлар, ГХАТ хезмәткәрләре белән берлектә, җимлекләр элделәр. Әлеге акция 1 апрельдә Халыкара кошлар көнендә тәмамланды.


31
март, 2017 ел
җомга

Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы рәвештә “алтын” гаилә тормышы юбилярлары Бычковы Евгений Владимир улы һәм Любовь Николай кызын хөрмәтләп үттеләр.

31 март көнне Әгерҗе районы Исәнбай авыл мәдәният йортында “Пар канатлар” исемле кичә булып узды.

Кичәдә 60 ел бергә гомер кичергән Мөршидә- Мөхаматнур Мухьяновлар ,55 еллык  юбилейларын каршы алучы Асия- Назыйф Хакимовлар, Фәридә-Нәҗип Ахунҗановлар ,45 ел бергә гомер итүче Гөлия- Фәхрислам Ямалиевлар, Фәридә- Хәмит Җәмилевлар, Галия- Разим Мусиннар,40 ел бергә яшәүче Рәзилә-Вилин Шәйхетдиновлар, Зөлфия-Сәитҗан Сәйфетдиновлар, Зөбәйдә- Йосыф Сәйфетдиновлар һәм 30,25 еллык юбилейларын билгеләп үтүче парлар катнашты.

 ГХАТ бүлеге никахлаштырып, үзләренең компетенцияләреннән чикләнмичә, гаиләләрне саклап калу ниятеннән төрледән–төрле чаралар үткәрәләр. Мәсәлән, Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә шул нияттән «Туйдан соң 100 көн» диеп аталган тантана үткәрелде. Шулай ук бу тантана ГХАТ бүлегенең 100 еллыгына багышланды.

2017 елның 31 мартында Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында, игезәкләрне котлауга багышланган "Син һәм мин – без шундый охшаш!" исемендәге тантана узды.


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нчы елның 30 мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы үтте. 14 яше тулган мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр, мөгаен.

Паспортны балалар Россия Федерациясенең Эчке Эшләр Министрлыгың Мамадыш районының паспорт бирү бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Мөбаракшина кулыннан алдылар.

Иң кечкенә бала 790, ә иң зуры – 5330 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 43 яшь.

 Минзәлә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә чираттагы җыелыш үткәрелде. Бу җыелышка районның барлык авыл җирлеге сәркәтибләре чакырылган иде. Бүлек мөдире А.П.Куприянова яңа кабат  акт язуларының дөреслегенә һәм үлемне үз вакытында теркәү кебек кирәкле сорауларга тукталды.

Бүген, 30 март көнне, Балтач үзәк мәчетенең “Гаилә залы”нда район хатын-кызлар советы “Кызлар кыздыра” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырды.

Сөйләшүнең темасы, бер яктан караганда, бик гади, һәркемгә мәгълүм һәм, дөресен әйткәндә, “тапталган” тема. Бу хакта бик күп сөйләшүләрнең һәм төрле югарылыктагы сөйләшүләрнең шаһите булырга туры килде инде.

     Бүген Чүпрәле районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2017 елның беренче пар игезәкләре рәсми рәвештә теркәлделәр. Бу игезәк малайлар 27 март көнне район хастәханәсенең балалар тудыру бүлегендә Насретдиновлар гаиләсенең өченче һәм дүртенче балалары булып бер-бер артлы дөньяга аваз салдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International