Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә яшь гаилә бәйрәме

2017 елның 31 марты, җомга

2017 елның 31 мартында Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында, игезәкләрне котлауга багышланган "Син һәм мин – без шундый охшаш!" исемендәге тантана узды.

      Бәйрәмгә гаиләләрендә игезәкләр туган биш яшь ата-ана чакырылды. Кунаклар оригиналь сценарий  буенча үткәрелгән исем кушу тантанасын, татар телендәге мини-спектакль, шәһәр музыка һәм иҗат коллективларының якты, матур чыгышларын карый алдылар.

      Бәхетле ата-аналарны истәлекле вакыйгалары белән ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина, шәһәр төзүче предприятиеләренең профсоюз оешмалары ПАО «Нижнекамскнефтехим», АО «ТАНЕКО», ПАО «Нижнекамскшина», ООО «Центрмонтажавтоматика» вәкилләре котладылар.

      Шунысын искәртү кирәк, чара Рәсәйнең ГХАТ бүлекләренең 100 еллык юбилеена багышланган, гаилә институты дәрәҗәсен арттыруга, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International