Бүген, 30 март көнне, Балтач үзәк мәчетенең “Гаилә залы”нда район хатын-кызлар советы “Кызлар кыздыра” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырды.
Сөйләшүнең темасы, бер яктан караганда, бик гади, һәркемгә мәгълүм һәм, дөресен әйткәндә, “тапталган” тема. Бу хакта бик күп сөйләшүләрнең һәм төрле югарылыктагы сөйләшүләрнең шаһите булырга туры килде инде. Әмма сөйләшкән саен бетми, киңәя, еллар үтсә дә үзгәрми торган, актуальлеген югалтмый торган, мәңгелек тема бу. Шуңа күрә дә бу түгәрәк өстәл дә өч сәгатькә якын барды. Күрәсең, кайта-кайта сөйләшүләр оештырсаң да, таманга киләсе.
Район хатын-кызлар советы рәисе Фирая Хәкимҗанова кунаклар игътибарына балаларга әхлак тәрбиясе бирү һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләргә багышланган темаларны тәкъдим итте дә, иң элек үз фикерләре белән уртаклашты. Аннары сүзне халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева , район мәгариф идарәсе мөдире Алия Зәкиева , акушер-гинеколог Наилә Камалиева, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова алдылар. Түгәрәк өстәл сөйләшүе шулкадәр күп темаларны үз эченә алды ки, бер язмада гына биредә күтәрелгән мәсьәләләрне яктыртып, чыгыш ясаучы һәркемнең фикерен җиткереп бетерү мөмкин түгел. Район ГХАТ бүлегеннән Люция Нигъмәтҗанова, Шубаннан Әминә Мөхәммәтҗанова, Салавычтан Гөлнур Йосыпова, Балтачтан Мәгъмүрә Хөрмәтуллиналар да һәркайсы әлеге теманы башка яктан ачарга, үз фикерен, тәкъдимен белдерергә тырышты.