ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 3 апрелендә Бөек Ватан сугышы ветераны Антонина Силуянова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Азнакай муниципаль районында предприятия, оешма, барлык милек формасындагы учреждения арасында Мәдәни Үзәктә үзешчән сәнгать смотр-конкурс башланды. Конкурсның темасы "Туган җирне – табигатьне тасвирлау". Быел Россия Федерациясендә белән Татарстан Республикасында экология елына, һәм Азнакай шәһәренә 30 ел тулу уңаена багышлана.

2017 нче елның 1 нче кварталында Менделеевск шәһәре ГХАТ бүлегендә  туу турында 58 гражданлык акты теркәлгән. Шуларның  24е  -малайлар, 34е- кызлар.

21 гаиләдә беренче бала, 27 гаиләдә икенче бала, 9 гаиләдә өченче бала, 1 гаиләдә дүртенче бала дөньяга аваз салган.

ГХАТ идарәсе инициативасы белән Түбән Кама районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көненә багышланган, "Гаилә – Түбән Кама горурлыгы"  муниципаль бәйгесе башланды.


2
апрель, 2017 ел
якшәмбе

Үткән март аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 41 сабый теркәлде: 18 малай  һәм 23 кыз. Иң кечкенә бала 2080, ә иң зуры – 4160 грамм.  Иң яшь анага – 21, иң өлкән анага 43 яшь.

Март аенда иң популяр исемнәр София, Полина.

  2 апрель көнне Лениногорск иципаль районы никахлашу Сараенда икенче тапкыр инде менә "Минем хыялымдагы туй" фестивале уздырылды, ул бер мәйданда Лениногорск һәм күрше шәһәрләрнең туй индустриясе вәкилләрен берләштерде.


1
апрель, 2017 ел
шимбә

Апрель ае Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен 2017 елның 300 нче сабые туу турындагы шатлыклы яңалык белән башланып китте. Бәхетле очрак буенча юбилей сабые безнең хезмәттәшебез Лидия Максиеваның улы булды. Роман белән Лидия гаиләсендә Арсений икенче бала. Олы кызлары Анастасия инде мәктәпкә йөри.

1 апрельдән Алабугада территорияне  җыештыру буенча өмәләр 2 айлыгы башланды. Шимбә – 1 апрельдә Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлеге белгечләре беренче өмәне башлап җибәрделәр.

Арча районы Симетбаш авылында Сафиннар гаиләсендә бәйрәм. Балалары, оныклары газиз кешеләре, Габдрахман Сафинның, 95 яшьлек юбилеена җыелды. Юбилярны котларга Арча районы башлыгы Нуриев И.Г., авыл җирлеге башлыгы Арсланов Т.А. һәм район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре килгән иде.

Яңа өйләнешүчеләр өчен фотозона оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International