ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

5 апрель көнне, Сарман районы Кәүҗияк авылында яшәүче Шәфигуллина Мөфаваза Салих кызына 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, авыл ветераннар җәмгыяте рәисе Фәүзимә Шакирова, якыннары да иң матур теләкләрен җиткерделәр.


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Психолог белән үтүче бу атналык дәрескә барлык теләүчеләр дә чакырыла.

4 апрель көнне «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җирле бүлеге кысаларында Үзәк китапханәдә «Исем — нәселнең йөзе, байрагы!» исемле әдәби-тарихи кичә узды.

    Мамадыш районы Урта Сөн авылында гомер кичерүче Шарифуллина Бибигашира Мөхлисовнага 4 апрельдә  90 яшь тулды. Шушы уңайдан Сөн авыл җирлеге башлыгы Мансур Фарвазетдинович Бибигаширә апаны юбилее белән котлап истәлекле бүләкләр һәм Россия Президенты В.В.Путинның, Татарстан Президенты Р.Н.Миннехановның, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П.Ивановның котлау хатларын тапшырды.


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның апрельнең беренче көннәрендә, Балык Бистәсе район үзәгендә  14 яшькә җиткән 10 укучыга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Шушындый җаваплы көнне уртаклашырга укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары , туганнары килде.

Елның беренче кварталы узып та китте. Бу вакыт эчендә Алабуга муниципаль районы буенча барлыгы 711 гражданлык хәле акты, 889 юридик эшләр теркәлде. Туулар үлемнәрдән 67гә күбрәк. 120 малай, 128 кыз бала дөньяга килгән. Өйләнешүчеләр аерылышучылар саныннан күбрәк (106 - 90).

Баулы район ГХАТ бүлегендә 1 кварталда 56 туу турында акт теркәлде, шуларның 26 – малайлар, 30 – кызлар. 14 бала гаиләдә беренче булып, 20 – икенче, 15- өченче, 7- дүртенче  булып туды. Бер бәхетле гаиләдә Милана һәм Мари исемле игез балалар туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына сирәк очрый торган исемләр кушалар.

Елның беренче өч аенда район халкы яңа туган балалар хисабына 28 кешегә арткан. Бәбиләрнең 15 е – малайлар. Балаларның күпчелеге (12) гаиләдә икенче булып туган.  Ә март аенда ЗАГС бүлегендә 11 бәби теркәлгән. Мартта – 3, ә ел башыннан бирле 11 гаилә төзелгән. Тик аерылышучылар да күп. Үткән айда – 2, ә ел башыннан 10 гаилә таркалган.

Шуның 1977 бала тудыру йортларында.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә акт язуларын ретроконверсияләүне (иске язуларны компьютерга кертүне) тормышка ашырачак белгечләр өчен шартларны тәэмин итү буенча эшләр алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International