4 апрель көнне «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җирле бүлеге кысаларында Үзәк китапханәдә «Исем — нәселнең йөзе, байрагы!» исемле әдәби-тарихи кичә узды.
Арча районы ЗАГС бүлеге белгече Маркелова Г.А. күпсанлы кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Дини мөселман мәктәбе укытучысы Мәрьям Кашапова кунакларга һәм студентларга исем кушу нечкәлекләре турында сөйләде.
Шәфигуллин Венера Альтафовна үзе белән шаҗәрә алып килде һәм үз гаиләсе турында сөйләде. Барлык катнашучылар аның башкарылган эшен мактап туялмыйча алкышладылар.