Психолог белән үтүче бу атналык дәрескә барлык теләүчеләр дә чакырыла.
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә никахка керергә әзерләнүче парлар өчен атналык дәрес узды. КЦСО "Доверие" психологы Наталья Панкратова парларга гайлә бәхетенә илтүче юлларның төп этаплары турында сөйләде, озак еллар буена үзара мөнәсәбәтләрдә ничек гармония саклап калу серләрен аңлатты, барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Дәрес атна саен сишәмбе көнне сәгать 10.00 да башлана, тренингка барлык теләүчеләр дә чакырыла. Дәрестән соң Үзәк белгечләре интерьерларны күрсәтәләр, барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәләр.