7 апрель көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.
5 апрель көнне радиоэфирда алып баручы һәм экспертлар казанлылар белән бәхетле гаиләдә озак яшәү турында сөйләштеләр.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 700нче сабые теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Сергей Александр улы һәм Гүзәл Рөстәм кызы Кудряшовлар гаиләсендә булды. 28 мартта аларның уллары Радмир дөньяга аваз сала. Иске славян телендә бу исем "дөнья шатлыгы" дигәнне аңлата. Әти-әнинең күптәнннән көтелгән уллары, ә Россия Федерациясе дәүләтенең яңа гражданины туды.
Ләшәү Тамак авылында гомер кичерүче Хафазетдинова Хөсникамал Хабибулла кызына 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны муниципаль район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге котладылар. Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлек бүләген тапшырдылар. Балалары, якыннары да ветеранны хөрмәт итеп, истәлек көнендә шатлыгын уртаклаштылар.
Иске Завод авылында гомер итүче Мөслимә Габдреф кызына 90 яшь тулды. Аның җилкәсенә авыр сугыш еллары төшкән.
Мөслимә апаны туган көне белән котларга Югары Ушма авыл җирлеге секретаре Кутдусова Илсөяр килгән иде.Ул юбилярны Мамадыш башкарма комитеты урынбасары Анатолий Иванов исеменнән котлап, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 6 апрель көнне "Бергәләп террорчылыкка каршы" бөтенроссия патриотик акциясендә катнаштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышындә иң әһәмиятле йөкләмәләр каралды. Шулай итеп төп бурыч - гаилә институтын ныгыту, рухи-әхлакый традицияләрне һәм гаилә мөнәсәбәтләрен саклап калу. Кеше тормышында гаилә мөһим роль башкара. Гаилә - тормышның иҗтимагый нигезе.
2017 елның 5 нче апрелендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Нарасый шәһәребезнең бала тудыру йортында 3 нче апрель көнне дөньяга килгән. Бәхетле әти-әни балага Роберт исемен яздырдылар. Чын күңелдән бу гаиләне шундый зур вакыйга белән котлап аларга якты киләчәк, нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез.
2017 нче елнын 05 нче апрель көнендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында яшәүче Бикзянов Аркадий Василий улы үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Бер бала бер бәхет дисәләр, шул ук вакытта ике яки аннан да күбрәк бала туса бу бәхет икеләтә арта. 5 апрель көнне Балтач районы башкарма комитетының ГХАТ булегендә игезәк балаларга туу турында таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Чараның кунаклары – Фирдания Рушан кызы һәм Илдар Фуат улы Насыйбуллиннар гаиләсендә Мәликә һәм Мәдинә исемле, энҗе бөртегедәй игезәк кызлар дөньяга килгән.