Һәрбер бала дөньяга үз бәхете белән аваз сала

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Бер бала бер бәхет дисәләр, шул ук вакытта ике яки аннан да күбрәк бала туса бу бәхет икеләтә арта. 5 апрель көнне Балтач районы башкарма комитетының ГХАТ булегендә игезәк балаларга туу турында таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Чараның кунаклары – Фирдания Рушан кызы һәм Илдар Фуат улы Насыйбуллиннар гаиләсендә Мәликә һәм Мәдинә исемле, энҗе бөртегедәй игезәк кызлар дөньяга килгән. Күп балалы гаилә статусы алган Насыйбуллиннар гаиләсенең ике уллары Кәрим һәм Дәмин усеп килә.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигматзянова :

- Ике бөркет янәшәсендә, ике аккош та булды, балаларны исәнлектә, әти-әни тигезлегендә үстерергә язсын сезгә, - дип ихлас теләкләрен җиткерде. Шулай ук чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм игезәк балалар туу уңаеннан Татарстан Президенты Р.Н. Миннехановның тәбрикләү сүзләрен ирештереп, бәхетле әти-әнинең кулларына сабыйларның тәүге документларын – туу турында таныклыклар тапшырды.

Билгеле бала туу белән мәшәкатьләр арта, йокысыз төннәр күбәя. Әмма болар барысы да Насыйбуллиннар гаиләсе өчен күңелле  мәшәкатьләр булсын, бәхетләре түгәрәк, тормышлары бөтен булсын аларның.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International