Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышындә иң әһәмиятле йөкләмәләр каралды. Шулай итеп төп бурыч - гаилә институтын ныгыту, рухи-әхлакый традицияләрне һәм гаилә мөнәсәбәтләрен саклап калу. Кеше тормышында гаилә мөһим роль башкара. Гаилә - тормышның иҗтимагый нигезе. Кешелекнең киләчәге турыдан-туры гаилә коруга бәйле. Нәкъ менә яңа буын тәрбияләүдә дә гаилә әһәмиятле роль уйный. Гаилә институтын ничек саклап калырга һәм ныгытырга соң?
Бу һәм башка күп кенә сорауларга 4 апрель көнне проект-семинарда шәһәр хезмәтләре вәкилләре җавап бирергә тырышты. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова шәһәр идарә хезмәтләре һәм белгечләре алдында чыгыш ясады. Чыгыш барышында район тормышына нәтиҗәләр ясалды һәм булган проблемаларны программалы нигездә хәл итү кирәклеге ассызыкланды. Проектлы семинар кысаларында, яшьләр берләшмәләре һәм шәһәребезнең барлык кызыксынган структуралары белән бергә “Гаилә институтын үстерү һәм ныгыту программасының” Юл картасын булдыру каралды.