Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 6 апрель көнне "Бергәләп террорчылыкка каршы" бөтенроссия патриотик акциясендә катнаштылар. Кремль яр буенда җыелган казанлылар 3 апрель көнне Санкт-Петербург метросында "Сенная" белән "Технологический институт" станцияләре аралыгында булган шартлау аркасында һәлак булганнарны искә алдылар. Бик күпләр чәчәкләр белән килгәннәр иде, шәмнәр яндырдылар һәм импровизацияләнгән хәтер диварына кайгыны уртаклашу сүзләрен яздылар.