700нче сабый баланы теркәү

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 700нче сабые теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Сергей Александр улы һәм Гүзәл Рөстәм кызы Кудряшовлар гаиләсендә булды. 28 мартта аларның уллары Радмир дөньяга аваз сала. Иске славян телендә бу исем "дөнья шатлыгы" дигәнне аңлата. Әти-әнинең күптәнннән көтелгән уллары, ә Россия Федерациясе дәүләтенең яңа гражданины туды.

Бала әтисе - Сергей Александрович дәүләт актында имзасын куеп, баланың беренче документын – туу турында таныклык алды. Бәхетле әти тарафына иң ихлас, җылы котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

Әлмәт муниципаль районында 2017 елның беренче 3 аенда барлыгы 718 бала туды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International