7 апрель көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.
Пенсия фонды Идарәсе начальнигы урынбасары И.А. Большакова 6 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды. ГХАТ бүлеге начальнигы Л.М. Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х. Сафиулловның ата – аналарга балалары туу белән бәйле котлавын укыды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальныгы И.В. Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.
Россиянең ФМХИ территориаль пункты җитәкчесе В.Г. Зубова 14 яшь тулган укучыларга РФнең төп документы паспортлар тапшырды һәм аларга паспортны саклап тотарга, зур көчле илнең гражданнары булулары белән горурлануларын теләде.