Мамадыш районы Урта Сөн авылында гомер кичерүче Шарифуллина Бибигашира Мөхлисовнага 4 апрельдә 90 яшь тулды. Шушы уңайдан Сөн авыл җирлеге башлыгы Мансур Фарвазетдинович Бибигаширә апаны юбилее белән котлап истәлекле бүләкләр һәм Россия Президенты В.В.Путинның, Татарстан Президенты Р.Н.Миннехановның, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П.Ивановның котлау хатларын тапшырды. Шулай ук юбилярны котларга Сөн авыл җирлеге секретаре Венера Хабибуллина, Урта Сөн авыл китапханәсе мөдире Фирая Гайнетдинова, балалары, оныклары килгән иде.
Бибигаширә апа үз гомерендә тормышның авырлыгын күп күргән. Авыр сугыш елларын да, ачлыгын, ялангачлыгын да. Аларның гаиләләрен сөргенгә дә сөргәннәр.
Хәзерге көндә янында кече улы Раиф, ә күршедә генә улы Ильшат, килене Рәмзия, оныклары һәркөнне килеп, Бибигаширә апаны тәрбияләп торалар.