Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә акт язуларын ретроконверсияләүне (иске язуларны компьютерга кертүне) тормышка ашырачак белгечләр өчен шартларны тәэмин итү буенча эшләр алып барыла.
Шулай итеп, Никахлашу йортының бер бүлмәсе махсус кабинет буларак җиһазландырылачак;
Өстәмә рәвештә интернет, ут кертелә;
Компьютерлар өчен кирәк булган көчәнеш розеткалары куела һәм башкалар.
2017 елда ЗАГС бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып ретроконверсия буенча чараларны тормышка ашыру тора.