5 апрель көнне, Сарман районы Кәүҗияк авылында яшәүче Шәфигуллина Мөфаваза Салих кызына 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, авыл ветераннар җәмгыяте рәисе Фәүзимә Шакирова, якыннары да иң матур теләкләрен җиткерделәр.