"Минем хыялымдагы туй"

2017 елның 2 апреле, якшәмбе

  2 апрель көнне Лениногорск иципаль районы никахлашу Сараенда икенче тапкыр инде менә "Минем хыялымдагы туй" фестивале уздырылды, ул бер мәйданда Лениногорск һәм күрше шәһәрләрнең туй индустриясе вәкилләрен берләштерде. Бу кичәгә бер залда тантаналарны алып баручылар һәм артистлар, фотографлар һәм видеографлар,  кондитерлар, декораторлар, зәркән салоны белгечләре катнашты, хатын-кыз һәм ир-ат туй киемнәре күрсәтелде. Бу вакыйга булачак парлар өчен махсус оештырылды. Нәкъ менә алар берничә сәгать буена профессионал эшчеләрнең хезмәтен карады.

Шәһәребез администрациясе исеменнән Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Рәфыйкова Гөлфирә Мәҗит кызы зур уңышлар теләде. Туй алды мәшәкәтләрен җайлауда бу фестивальнең ярдәме зур булыр дип ышанасы килә. Килгән парларның берсе дә бүләксез китмәде. Бик күп сюрпризлар, шаян мәзәкләр, дәртле җырлар һәм биюләр, тәмле күчтәнәчләр, утлы тамаша, сыйфатлы тавыш һәм яктылык бәйрәм атмосферасы тудырды һәм беркемне дә ваемсыз калдырмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International