Апрель ае Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен 2017 елның 300 нче сабые туу турындагы шатлыклы яңалык белән башланып китте. Бәхетле очрак буенча юбилей сабые безнең хезмәттәшебез Лидия Максиеваның улы булды. Роман белән Лидия гаиләсендә Арсений икенче бала. Олы кызлары Анастасия инде мәктәпкә йөри.