Арча районы Симетбаш авылында Сафиннар гаиләсендә бәйрәм. Балалары, оныклары газиз кешеләре, Габдрахман Сафинның, 95 яшьлек юбилеена җыелды. Юбилярны котларга Арча районы башлыгы Нуриев И.Г., авыл җирлеге башлыгы Арсланов Т.А. һәм район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре килгән иде.
Габдрахман абый Симетбашта ялгызы яши. Биш баласы үзенә чакырып торса да, көче барында гомер иткән нигезен ташлап китәсе килми бабайның. Әле үз аягында йөреп тора, гел хәрәкәттә булырга тырыша.
Сугыштан соң Габдрахман абый Разия апа белән кавышып биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе авылда җаваплы эшләрдә эшләгән, халыкка ярдәм итеп яшәгән Габдрахман абыйны авылдашлары бүген дә хөрмәт итеп яши.