ГХАТ идарәсе инициативасы белән Түбән Кама районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көненә багышланган, "Гаилә – Түбән Кама горурлыгы" муниципаль бәйгесе башланды. 2017 елда проект Рәсәй федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланган, район һәм шәһәрнең лаеклы гаиләләрен ачыклауга юнәлтелгән.
Бәйгенең максаты – гаилә традицияләрен яңартуга һәм үстерүгә ярдәм күрсәтү; җәмәгатьнең гаилә кыйммәтләре, Түбән Кама муниципаль районы социаль-икътисади үсеше турында уңай фикерен формалаштыру.
1 нче урын алган лаеклы гаиләгә җиңүче исеме бирелә һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Минниханова исеменнән Тантаналы Кабул итү мәҗлесенә чакыру тапшырыла.
Районның үрнәк гаиләләре, Рәсәй Федерациясенең гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буенча Оештыру комитеты тарафыннан, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен Медаль" белән бүләкләнәчәкләр.