2017 елның игезәкләре

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

     Бүген Чүпрәле районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2017 елның беренче пар игезәкләре рәсми рәвештә теркәлделәр. Бу игезәк малайлар 27 март көнне район хастәханәсенең балалар тудыру бүлегендә Насретдиновлар гаиләсенең өченче һәм дүртенче балалары булып бер-бер артлы дөньяга аваз салдылар. Шушы нарасыйларга бәхетле матур гомер теләп ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балаларның туу турында таныклыкларын һәм республикабыз Президенты Рөстәм Миннехановның котлау хатын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International