Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 435 сабый теркәлде: 238 малай һәм 197 кыз.

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Иң кечкенә бала 790, ә иң зуры – 5330 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 43 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр : Адель, Амир, Даниил, Амелия, Эмилия, Карина, Артем, Ильяс; иң сирәк исемнәр: Зифа, Алиана, Алиаскар, Иосиф, Тереза, Руслана, Пелагея, Владелина.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 98 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 18 ел, иң олы кияүгә – 63, каләшкә – 59 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International