Бычковларның Алтын бәхетләре

2017 елның 31 марты, җомга

Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы рәвештә “алтын” гаилә тормышы юбилярлары Бычковы Евгений Владимир улы һәм Любовь Николай кызын хөрмәтләп үттеләр.

Юбилярларны котларга залда зур һәм тату гаилә җыелды: безнең юбилярланың ике балалары һәм өч оныклары барр. Евгений Владимир улы һәм Любовь Николай кызы ул ерак көне, Васильево бистәсенең советында “Әйе” - дип нәкъ менә шул кеше белән бәйле булачак барлык алдагы гомере дип әйткән чакларын  искә төшерделәр. Яшел Үзән районы

юбилярларының "Мактау китабы"нда үз имзаларын куйдылар, якыннарыннан котлау сүзләрен, Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгы Александр Василий улы Тыгин исеменнән бүләк һәм рххмәт хаты кабул иттеләр.

 Зур дулкынлану белән юбилярлар бер-берә сүнмәс мәхәббәт һәм гаилә символы символы буларак шәм уты кабыздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International