2017 елның 30 мартында Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 3 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде.
Кешенең бөтен тормыш – туудан үлүгә кадәр ГХАТ Идарәсе белән бәйле. Нәкъ менә тормышның иң мөһим вакыйгалары ГХАТ Идарәсендә юридик форма ала.
Әлмәт районы ГХАТ Идарәсе белгечләре көн саен 300 гә якын кеше кабул итә: актлар төзи, документлар белән эшли, шулай ук дәүләт хезмәтен электрон вариантта күрсәтә.
2017 елның 30 мартында Елантау авыл мәдәният Йортында юбилей туйларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә быел уртак тормыш итуләренең юбилеен билгеләп үтүче ун гаилә пары чакырылган иде.
30 март көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтенә ия авыл җирлекләре белгечләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә 2016 елга кагылышлы нәтиҗәләр, гражданлык хәле актларын теркәү соравында үзгәргән законнар каралды.
30 март көнне Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә Хуснутдиновлар гаиләсе Минувалий улы Харис һəм Хафиз кызы Налия 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел бергə гомер итүлəре уңаеннан,хɵрмəт итеп юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярларны тантаналы рәвештә котлау чарасы узды. Челиканов Алексей Вениамин улы һәм Алевтины Алексей кызы үзләренең "алтын" юбилейларын билгеләп үттеләр.
Рамазан белән Рәмзия Таҗиевларның кулга-кул тотынып тормыш юлыннан бергә атлый башлауларына егерме биш ел тулды. Бу вакыт эчендә уңган гаилә күпләрнең хөрмәтен казанган.
Таҗиевларның икесе дә Үрнәкнеке. Икесе дә күп балалы гаиләдә туып үскән.
2017 елның 30 мартында Башуровлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Нәкъ 60 ел элек, Александр Андрианович һәм Мария Васильевна үзләренең гаилә берлеген шәхси имзалары белән беркеткәннәр.
Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе урынбасары Илҗмира Сабирҗанова, районның социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, пенсия фонды, яшьләр һәм спорт, ГХАТ бүлеге белгечлере катнашты. Чарада ГХАТ бүлеге мөдире Г. Евлахина райондагы демографик хәле турында чыгыш ясады.
Бүген, 30 марта Биектау муниципаль районы Советының XVIII утырышында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин 3 меңенче ана капиталы сертификаты тапшырды. Сертификатны район башлыгы кулыннаң Ленар Габделхай улы һәм Ләйсән Фидаил кызы Вәлиуллинар гаиләсе алды. Икенче сабыйларына Мөнир диеп исем кушканнар. Сертификат белән бүләк тапшырганда, гаиләгә саулык-сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.