ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кабул иту К. Маркс урамы, 105, штп Кама Тамагы адресы буенча сәг.10:00 - 11:00 гә кадәр утәчәк.

Үзегез белән  шәхси таныклык да кирәк булачак.

2017 елның 30 март көнне Мамадыш районының администрация залында дәүләт хезмәтендә эшләгәндә килеп чыгарга мөмкин булган аңлашылмаучанлыклар һәм аларны чишү турында киңәшмә үтте. Монда төгәл конфликт очраклар тасфирланды һәм аларны булдырмау буенча максатлар куелды. Җыелышны  Мамадыш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Олег Рылов алып барды.
Киңәшмәдә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә  Фәния Әхмәтшина һәм Фәния Гаязова катнашты.


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 29 мартында Мосолова Татьяна Петр кызына 90 яшь тулды. Петр кызы Татьяна Лениногорск районының Михайловка авылында яшәп, инде менә 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Ул гомер буе "Октябрьский" совхозында дуңгыз караучысы булып эшләп алдынгы рәтләрдә торган, грамота һәм бүләкләр яулаган хатын-кыз. Чын күңелдән аны олы юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, яшәү дәрте, якыннарының игътибарын, кадерләп торуларын һәм тыныч тормыш телибез!       

 29 нчы мартта тыл ветераны Рәхмәтуллин Саяф Рәхмәтулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зур бәйрәме белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Белоногов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева, “Бондюжский” ТОСы рәисе Рәмзия Әхмәдиева котлады. Рәсәй президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район җитәкчәлеге исеменнән тапшырылган бүләкләр Саяф Рәхмәтулла улы өчен зур сөенеч булды.

 Кече Чынлы авылында гомер кичерүче 85 яшьлек Иршат белән 83 яшьлек Наҗия Хөсәеновлар үзләренең брилиант туйларын – бергә кушылып яшәүләренә 60 ел тулуны билгеләп үттеләр. “Сез күпме дуслашып йөрдегез һәм ничек өйләнештегез?” дигән соравыма икесе бер тавыштан: “Ай ярым чамасы гына дус йөрдек тә өйләнештек”,- диләр көлешеп. Хәзер аларның бергә яшәүләренә алты дистә ел тулды һәм бер – берсенән башка бер көн дә яши алмауларын да яшермиләр.

       Мамадыш районы ГХАТ бүлеге һәм “Нократ“ гәҗите  ГХАТ органнарының 100 еллыгына  багышланган яңа рубрика башлап җибәрде. Анда районның үрнәк гаиләләре, аларның балалары, оныклары турында сөйләнә. Гаилә учагын бәхетле итүнең серләре ачыла.

Кама Тамагы муниципаль районы Куйбышев Затоны штп яшәүче Зеленков Геннадий Иванович и Анастасия Николаевна бриллиант юбилейларын үткәрде.  Бриллиант юбилейлары белән Кама Тамагы муниципаль районы штп. Куйбышев Затоны җитәкчесе Николай Ефимов котлады.

     Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 22 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте   белгечләре тарафыннан үткәрелде. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр. Яшь гражданнарны федераль миграция идарәсе белгече  котлады. Яшьүсмерләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый темага үткәрелгән чаралар балаларда патриотик хисләр тәрбияләп, шәхесне билгеләүче документның әһәмиятен арттыралар.

29 март көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә янәдән  “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  үткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Богады, Әлем, Киров мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Быелгы елның шушы көненә булган саннарга тукталды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International