Кече Чынлы авылында гомер кичерүче 85 яшьлек Иршат белән 83 яшьлек Наҗия Хөсәеновлар үзләренең брилиант туйларын – бергә кушылып яшәүләренә 60 ел тулуны билгеләп үттеләр. “Сез күпме дуслашып йөрдегез һәм ничек өйләнештегез?” дигән соравыма икесе бер тавыштан: “Ай ярым чамасы гына дус йөрдек тә өйләнештек”,- диләр көлешеп. Хәзер аларның бергә яшәүләренә алты дистә ел тулды һәм бер – берсенән башка бер көн дә яши алмауларын да яшермиләр.
...Иршат абый Наҗия апага күп илтифат күрсәтеп йөрми. Кыйммәтле матур бүләкләр дә бирми. Ул еллардагы тормыш авырлыгы үзен нык сиздерә. Яшьләр кичәсендә якыннан танышып киткәч тә ике яшь йөрәктә мәхәббәт утлары кабына. 1957 елның җылы март көнендә аларның дәртле туйлары гөрли. 60 еллап вакыт үтсә дә алар арасындагы иң якты хисләр һәм бер – берсенә булган хөрмәт бүген дә нәкъ яшь чактагы кебек үк яши. Мәхәббәт җимешләре – биш бала тудырып үстерәләр, аларны олы тормышка чыгаралар, югары уку йортларында укытып белемле итәләр. “Барысы да кешеләрдәге кебек үк”,- диләр “яшь парлар”. “Бәхетле гаиләгезнең сере нидә?”,- дигән соравыма да алар: “Бер – береңә юл бирергә кирәк. Без беркайчан да өй эшләрен бүлешеп тормадык, кисәтү ясашмадык. Гаилә бюджетыбыз да уртак булды”,- ди Наҗия ханым. “Без әти – әни арасында гауга булганны хәтерләмибез, без, балаларны да беркайчан кимсетмәделәр. Алар интеллегенция кешеләре түгел, югары белем дә алмаганнар. Әмма аларда тумыштан ук акыллылык, тыйнаклык һәм сабырлылык тәрбияләнгән. Шулар ярдәмендә алар бер – берсенә тугрылык сакладылар, безне дә шулай тәрибияләделәр”,- ди әти – әнисенең брилиант туйларына кунакка кайткан кызлары.