2017 елның 30 март көнне Мамадыш районының администрация залында дәүләт хезмәтендә эшләгәндә килеп чыгарга мөмкин булган аңлашылмаучанлыклар һәм аларны чишү турында киңәшмә үтте. Монда төгәл конфликт очраклар тасфирланды һәм аларны булдырмау буенча максатлар куелды. Җыелышны Мамадыш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Олег Рылов алып барды.
Киңәшмәдә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә Фәния Әхмәтшина һәм Фәния Гаязова катнашты.