Бүген "Казан"гаилә үзәгендә 7-нче номерлы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары булдылар.

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Дәрес "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты буенча узды.

 

Бүген "Казан" гаилә үзәгендә чираттагы “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проекты буенча дәрес узды. 10 нчы сыйныф укучылары ГХАТ идарәсенен интерьерларын, залларын карап, аның тарихы белән танышып уздылар.

Дәреснең төп өлеше алтын залында узды. Анда ГХАТ органнарының барлыкка килүе, функцияләре һәм эш тәртибе кебек сораулар яктыртылды. Соңыннан укучылар Татарстан Республикасы ГХАТ бүлегенең фотоархивларын һәм видеоязмасын карадылар, традицион гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр. Дәрес бинаның көнчыгыш залында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International