Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярларны тантаналы рәвештә котлау чарасы узды. Челиканов Алексей Вениамин улы һәм Алевтины Алексей кызы үзләренең "алтын" юбилейларын билгеләп үттеләр.
Бу көнне Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең бәйрәмчә бизәлгән залына "алтын" юбилярларны котларга балалары, оныклары, туганнары һәм дуслары килгән иде.
Күп кенә яхшы сүзләр әйтелде юбилярларга. ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Екатерина Романова юбилярларга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Василий улы Тыгин исеменнән котлау хаты тапшыпрды.
Искитмәле булып чыкты бәйрәм. Шуның кадәр булган игътибарлыкка юбилярлар таң калдылар. Төрледән-төрле тантанада булган вагыйларны санап бетерерлек түгел: юбилярлар алкышлар астында “юбилярлар китабы”на имза куйдылар, балдаклар белән алмаштылар, бер-берсен беренче тапкыргы кебек ир белән хатын кебек котладылар. Иң онытылмаслык вакыйга булып юбилярлар вальсы булып калды.