Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтлəү

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

30 март көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Макыл авыл җирлегендә Хуснутдиновлар гаиләсе Минувалий улы Харис һəм Хафиз кызы Налия 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын  туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел бергə гомер итүлəре уңаеннан,хɵрмəт итеп юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

Юбилярлар исеменә  Макыл авыл җирлеге  башлыгы Әлинə Матвеева үзенең җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары һəм якыннары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International