Түбән Кама районының Елантово авылында юбилярлар парады

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

      2017 елның 30 мартында Елантау авыл мәдәният Йортында юбилей туйларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә быел уртак тормыш итуләренең юбилеен билгеләп үтүче ун гаилә пары чакырылган иде.

      Сапфир туйларын Здобнов Михаил Александрович һәм Мария Георгиевна билгеләп үттеләр. Рубин юбилейларын  – өч гаилә: Ильин Павел Ильич һәм Любовь Степановна, Идиатуллин Ибрагим Исмагилович һәм Зөлфия Минвалеевна, Симанов Юрий Витальевич һәм Татьяна Александровна, 35 ел бергә булуларын Абызов Александр Викторович һәм Татьяна Александровна, Соснин Михаил Владимирович һәм Вера Михайловна билгеләп үттеләр. Энҗе туйларын 2 пар билгели:  Каримуллин Марсель Мансурович  һәм Мария Петровна, Абызов  Михаил Николаевич һәм  Мария Владимировна, көмеш туйларын Санников Сергей Федорович һәм Валентина Александровна, Киляев Николай Степанович һәм Наталья Леонидовна каршы алдылар.

     Матур залда тантана сәбәпчеләре гына түгел, ә аларның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре дә җыелган иде.  Юбилярлар адресына җылы сүзләр яңгырады,  котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Катнашучыларны Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл иҗади коллективларының концерт программасы бик тә шатландырды.

      Чара ахырында, Елантау авыл җирлеге башлыгы Раиф Гайнетдинов юбилярларның нык гаилә берлегенә хөрмәт белдерде,  бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International