Әлмәт районы авыл җирлекләре белгечләре белән семинар

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

30 март көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтенә ия авыл җирлекләре белгечләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә 2016 елга кагылышлы нәтиҗәләр, гражданлык хәле актларын теркәү соравында үзгәргән законнар каралды. ГХАТ Идарәсе барлыкка килунең 100-еллык юбилее уңаеннан, гаилә статусын ныгытуга юнәлтелгән чаралар үткәрү турында фикерләшү булды.

ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре февраль аенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе үткәргән тикшерү буенча ясалган нәтиҗәләр белән таныштырды. Шулай ук актлар төзегәндә еш очрый торган хаталар әйтелде, аларга аңлатмалар бирелде һәм тәкъдимнәр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International