2017 елның 30 мартында Башуровлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Нәкъ 60 ел элек, Александр Андрианович һәм Мария Васильевна үзләренең гаилә берлеген шәхси имзалары белән беркеткәннәр.
Юбилярлар кулга-кул тотынып томыш юлларын гел бергә узганнар, ике бала үстергәннәр, өч оныклары бар.
Кама Аланы өчен Башуровлар гаиләсе – чын бриллиант, аларга карап мәхәббәт серләрен, хөрмәтле гаилә мөнәсәбәтләрен күрергә була.
Башкарма комитетның Кама Аланы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова юбилярларны чын күңелдән котлады, исəнлек-саулык, бәхет теләде, бүләкләр тапшырды.