Кешенең бөтен тормыш – туудан үлүгә кадәр ГХАТ Идарәсе белән бәйле. Нәкъ менә тормышның иң мөһим вакыйгалары ГХАТ Идарәсендә юридик форма ала.
Әлмәт районы ГХАТ Идарәсе белгечләре көн саен 300 гә якын кеше кабул итә: актлар төзи, документлар белән эшли, шулай ук дәүләт хезмәтен электрон вариантта күрсәтә. Аларны электрон вариантта интернетта Дәүләт хезмәтләре Порталында да алып була. Бүген өйдән дә чыкмыйча, электрон гариза язарга һәм дәүләт пошлинасын түләргә була. Гариза бирүче физик затларга, дәүләт пошлинасын түләгәндә, 30% ташлама да каралган. Шул рәвешле, дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итү акчаны янда калдырырга мөмкинлек бирә.
Дәүләт электрон хезмәт сыйфаты белән канәгать клиент безнең өчен мөһим. Шуңа күрә барысы да әһәмиятле: клиентка хезмәт күрсәтү алгоритмы, аралашу этикеты, телефон сөйләшүе барышында эшлекле этикет та. Әлмәт муниципаль районы Башлыгы карары нигезендә клиентка хезмәт күрсәтү стандарты булдырылды.
2017 елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча, ГХАТ Идарәсенең якынча 70% хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә. Мәсәлән, өйләнешергә бирелгән гаризаларның 98% uslugi.ru порталы аша бирелә, дәүләт пошлинасы да шунда ук түләнә. Шул ук вакытта, 6% электрон гаризалар РФ (ЕСИА) сайты аша бирелгән. Шул рәвешле, электрон имзага ия булган әлеге сайт, яшь парларга ГХАТ Идарәсенә нибары туй көнендә генә килү мөмкинлеге бирә.