ГХАТ бүлеге никахлаштырып, үзләренең компетенцияләреннән чикләнмичә, гаиләләрне саклап калу ниятеннән төрледән–төрле чаралар үткәрәләр. Мәсәлән, Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә шул нияттән «Туйдан соң 100 көн» диеп аталган тантана үткәрелде. Шулай ук бу тантана ГХАТ бүлегенең 100 еллыгына багышланды.
Каматамагылыларның өч парына тантананы Кама Тамагы районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова үткәрде. Яңа гына өйләнүчеләргә шушы 100 көндә булган якты, матур хатирәләрне искә төшереп үтәргә тәгъдим иттеләр.
Тантананың азагында Елена Халикова яшь гаиләләргә озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләде.