Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә илебезнең яшь граҗданнарына паспорт тапшыру тантанасы үтте

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

2017 нчы елның 30 мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы үтте. 14 яше тулган мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр, мөгаен.

Паспортны балалар Россия Федерациясенең Эчке Эшләр Министрлыгың Мамадыш районының паспорт бирү бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Мөбаракшина кулыннан алдылар.
 Тантанада  “Яшьләрне хәрби хезмәткә хәзерләү һәм спорт-патриотлык Республика үзәге Татарстан Республикасы автономияле учреждениясе «Патриот»» оешмасының директор урынбасары Айсинә Нагимова, социаль сораулар буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәнис Мөхәммәтҗанов, мәгариф өлкәсе ветераны Ракип Мерзин, “Аксакаллар Шурасы” рәисе Вахит Галеев. катнаштылар Яшь малайларга һәм кызларга зур кунаклар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Яшьләргә зур кунаклар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм ахырында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина паспорт ияләрен чын күңелдән котлап истәлекле фотога чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International