Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә Халыкара кошлар көне

2017 елның 1 апреле, шимбә

      Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Кошларны язын каршылыйбыз" исемендәге акция узды. Акция кысаларында яшь парлар, ГХАТ хезмәткәрләре белән берлектә, җимлекләр элделәр. Әлеге акция 1 апрельдә Халыкара кошлар көнендә тәмамланды.

      Рәсәйдә бу көнне 1994 елдан бирле билгеләп үтәләр. Әлеге көн Юнесконың "Кеше һәм биосфера" биологик программасы кысаларында уза.

      Акцияне "Булачак гаилә мәктәбе "Юнона" дәресенә килгән булачак яшь парлар хупладылар һәм никахлашу Сараеның мини-парк территориясендә кошларга матур оялар элделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International