Балаларны бу мөһим вакыйга уңаеннан отставкадагы авиация майоры Мөнир Хәйретдинов котлады.
Шуның 1977 бала тудыру йортларында
4 нче май көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров белән Яңабирде авыл җирлеге башлыгы Евгений Никифоров Яңабирде авылында яшәүче хезмәт ветераны Елизавета Григорьеваны гомер бәйрәме- туган көне белән котларга килделәр һәм аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
Елизавета Иосиф кызы гомере буе колхозда эшли. Дүрт бала тәрбияләп үстерә. Аның туган көнендә бәйрәм табыны артына балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды.
Менделеев шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кама таңнары" приюты карамагындагы балалар өчен 4 майда ГХАТ бүлегенә экскурсия оештырылды. Экскурсия вакытында балаларга архив материаллары күрсәтелде, хокукый мәгълүмат, тормыштан китерелгән мисалллар белән баетылып барды. Балалар нинди төр гражданлык хәле актлары, архив формалашуын, никах төзү шартлары белән таныштылар. Әңгәмә вакытында никахлашучы затларның яшьләренә аерым игътибар бирелде. Очрашу ахырында балаларга тантаналар залы күрсәтелде.
3 майда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә "Гаилә нигезләре" курсы кысаларында Әлмәт медицина көллияте 1 курс студентлары психолог Элмира Йосыпова белән очрашты.
Түбән Камада 1000-нче сабый тууы теркәлгән
Актаныш районы Иске Богады авылы тыл ветераны Закирова Миңнехөршидә Ямалетдин кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды. Котлауларга авыл башлыгы И.Фаттахов та кушылды.
3 майда Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә унынчы игезәк пар 909 һәм 910нчы номерлы актларда теркәлде. Сабыйлар Илдар һәм Лилия Зайнуллиннаргаиләсендә 28 апрельдә бер минут аерма белән туган. Кызга әти-әни Раяна дип, ә малайга Данияр дип исем кушты. Нәниләр Илдар һәм Лилия гаиләсендә беренче балалар.
2017 елның 2 маеда Геройлар Паркында фидакарь хезмәтләре өчен орденнар белән бүләкләнгән югары осланлыларга тантаналы төстә мемориаль плитә ачу тантанасы уздырылды, анда 14 яше тулган яшүсмерләргә Россия Федерациясе гражданнарына паспортлар тапшырдылар.
Ветераннарның аерым категориясе - болар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары. Аларга сугыш чорында һәм сугыштан соң да күп авырлыклар кичерергә туры килде.