Югары Ослан муниципаль районында яшүсмерләргә паспортлар тапшырдылар

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

2017 елның 2 маеда Геройлар Паркында фидакарь хезмәтләре  өчен орденнар белән бүләкләнгән  югары осланлыларга тантаналы төстә мемориаль плитә ачу тантанасы  уздырылды, анда 14 яше тулган яшүсмерләргә Россия Федерациясе гражданнарына паспортлар тапшырдылар. Чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Россия Федерациясе Федераль собраниесе, дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Черемнов, радиотелевидение  үзәге директоры  Владимир Якимов, социалистик хезмәт геройлары: Фролов Николай Василий улы һәм Смирнова Любовь Евгений кызы, Югары Ослан муниципаль районы предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук район халкы катнашты.

Ел саен гореф-гадәт буенча  2 май көнне Геройлар Паркында14 яше тулган яшүсмерләргә паспорт тапшыралар.Татарстан Республикасында Федераль меграция хезмәте идарәсенең Югары Ослан районындагы бүлекчәсе башлыгы Марсель Давлетшин һәм Югары Ослан районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова укучыларга тантаналы төстә паспорт һәм истәлекле бүләкләр тапшырылдылар. Яшь гражданнарга Россия Федерациясе Федераль собраниесе, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов  котлау сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International