2017 елның 4 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1000 нче бала туу турында акт язуы төзелде.
"Юбилейлы" сабый булып, Алексеев Алексей һәм Марина гаиләләрендә туган малай булды. Бәхетле ата-ана улларына Михаил дип исем кушканнар, борынгы телдән тәрҗемә иткәндә, әлеге исем “Ходайга охшаш” дигәнне аңлата.
Михаил дөньяга килү белән аның гаиләсе күп балалы булды. Апайлары туганга абыйлары Всеволод һәм Платон аеруча да шат иде.
ГХАТ Идарәсе белгечләре сабыйның тормышындагы беренче документын – туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлауларын тапшырдылар, гаиләгә иминлек һәм улларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.