ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

5 май көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә безнең районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.

Пенсия идарәсе начальнигы  И.А. Большакова   5 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның ата – аналарга балалары  туу белән   бәйле котлавын укыды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальныгы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.

2017 елның 5 маенда Чистай Никахлашу сараенда никахларны тантаналы теркәү аерым сценарий буенча барды. ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина яңа өйләнешүчеләрне, аларның ата-аналарын һәм кунакларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, аларга зур бәхетләр һәм тынычлык теләде.Барысына да Җиңү символы - Георгий лентасы тапшырылды.

Бүген, 2017 елнын 5-нче май көнне, Яр Чаллы Тантаналар сараенда Ярушкин Алексей һәм Мөхәмәтова Эльза гаиләсе законлы рәвештә никахларын теркәде. Эльза – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уздырыла торган “Татарстан энҗесе 2016” III Республика бәйгесе финалисты.

4-5 май көннәрендә Теләче муниципаль районының “Батыр” спорткомплексында хатын-кыз муниципаль хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары булып узды.

11 командадан торган әлеге ярышта Теләче командасы 2 урынны яулады.

Җиңү Көне алдыннан Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре сугыш һәм хезмәт ветераннары Заборников Евладий Кириллович һәм аның тормыш иптәше Нина Тимофеевна янына бардылар.

2017 елның 5 маенда "Шәһәрнең балалар хастаханәсенең перинаталь үзәгендә" Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе белгече катнашында, булачак әниләр өчен, чираттагы хокукый дәрес узды.

Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан республикасы Бөгелмә муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Георгий тасмасы” акциясе узды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче парларга һәм тантана кунакларына бәйрәм символын тапшырдылар. Әлеге акция хәзерге вакытта елдан-ел уздырылучы матур традициягә әверелде.

2017 елның 5 маенда Түбән Кама муниципаль район ГХАТ Идарәсендә Бөек Ватан Сугышында Җиңүгә 72 ел тулуына багышланган һәм  Рәсәй Федерациясенең  ГХАТ органнары 100 ел тулу уңаеннан "Буыннар бәйләнеше" исемендәге арт-проектка йомгак ясалды.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Юбилярларны тәбрикләү музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Бәхетле ир белән хатын бергә гомер итүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International