“Георгий тасмасы” акциясе

2017 елның 5 мае, җомга

Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан республикасы Бөгелмә муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Георгий тасмасы” акциясе узды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче парларга һәм тантана кунакларына бәйрәм символын тапшырдылар. Әлеге акция хәзерге вакытта елдан-ел уздырылучы матур традициягә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International