2017 елның 5 маенда "Шәһәрнең балалар хастаханәсенең перинаталь үзәгендә" Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе белгече катнашында, булачак әниләр өчен, чираттагы хокукый дәрес узды.
ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова булачак әниләргә туу турында таныклыкны теркәү өчен нинди документлар кирәклеге, бала табу йортыннан сабыйны теркәү мөмкинлекләре турында сөйләде.
Гөлназ Закирова булачак әниләрнең игътибарын яңа Федераль Законга юнәлдерде. Закон нигезендә сабыйга символлар, саннар, вазыйфалар исемнәре бирергә ярамый икәнен аңлатты.
Булачак әниләр әңгәмәгә актив катнаштылар, аларны кызыксындырган сораулар бирделәр.